24-26 октябрь көннәрендә Инчхонда (Корея Республикасы) 2024 елгы йөзү буенча Дөнья Кубогының икенче этабы уза. Турнирда катнашучылар арасында Татарстан йөзүчесе Андрей Минаков та бар.
Андрей 100 м га баттерфляй дистанциясендә чыгыш ясый. Бүген квалификациядә ул өченче нәтиҗә күрсәтте – 50,21, бу аңа финалга чыгарга мөмкинлек бирде.
Финал ярышлары бүген Мәскәү вакыты белән 13:32 дә узачак.