Киберспорт бөтен дөнья буйлап зур кызыксыну уята. Республикада спортның яңа юнәлешенә кызыксыну күптән түгел Казанда узган «Киләчәк уеннары»белән бәйле рәвештә тагын да тизрәк үсә.
Татарстан шәһәрләре һәм районнарының яшьләр үзәкләрендә киберспорт буенча заманча киңлекләр барлыкка килә.
Мәсәлән, Апас районының «Яшьлек» яшьләр үзәгендә киберфутбол буенча ярышлар тәмамланды. Киберспорт киңлеген булдыру проектына ТР Яшьләр эшләре министрлыгыннан Яшьләр учреждениеләре өчен 400 мең сумлык грант акчалары ярдәм итте.