Андрей Минаков йөзү буенча Дөнья Кубогының 2 этабында бронза яулады

2024 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Инчхонда (Корея Республикасы) йөзү буенча Дөнья Кубогының 2 этабы старт алды. Төшке аштан соң турнирда беренче медальләр уйнатылды.

100 метрга баттерфляй белән йөзүдә Татарстан спортчысы Андрей Минаков бронза медаль иясе булды. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә. Йөзүче 49,71 секунд вакыт күрсәтте, лидердан 0,9 секундка артта калды.

Дистанциядә алтын медальне Но Понти (Швейцария), көмешне Нильс Корстанье (Нидерланд) отты.

Алда турнирда тагын 2 ярыш көне, анда Андрей шулай ук 100 м ирекле стиль, 50 м баттерфляй һәм 200 м ирекле стиль дистанцияләрендә чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International