Азнакайның 3нче мәктәбе укучылары ГТО нормативларын үтәгәннәр

2024 елның 26 октябре, шимбә

25 октябрь көнне Азнакай шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә укучылар арасында ГТО нормативлары үтәлде. Спорт чарасы «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Чарада 280нән артык кеше катнашты. ГТО тестлаштыру үзәге хезмәткәрләре җитәкчелегендә алар мондый сынаулар башкардылар:

- Идәндә таянып, кулларны бөгеп һәм җәеп җибәрү;
- Гимнастика эскәмиясендә туры аяклы хәлдән алга авышу;
- Урыннан ике аяк белән этеп озынлыкка сикерү;
- Биек аркылы күтәрү;
 Аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү;
Электрон коралдан ату.

Барлык сынауларны узу нәтиҗәләре буенча иң яхшы укучыларга ГТО отличие билгесе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International