25-28 октябрь көннәрендә Россиянең җиде шәһәрендә кыска суда йөзү буенча Россия федераль округлары чемпионатлары һәм беренчелекләре узды. Турнир кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатында катнашу өчен РФ субъектлары җыелма командаларын формалаштыру өчен үткәрелә.
ПФО чемпионаты Саранскда узды. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан йөзүчеләре команда зачетында 34 медаль яуладылар. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җыелмада алтын медальләр саны буенча лидер Софья Дьякова булды. Кыз ирекле стиль белән 200 метр, 400 метр һәм 800 метр дистанцияләрдә җиңү яулады.
Динә Кирамова, Эдуард Вәлиәхмәтов һәм Николай Зуев 2шәр алтын медаль яуладылар.
Динә Кирамова 50 метрга аркада йөзүдә 100 метрга йөзүдә җиңеп, 50 метрга баттерфляй белән йөзүдә икенче булды.
Эдуард Вәлиәхмәтов комплекслы йөзү буенча 100м һәм 200м дистанцияләрдә җиңү яулады, комплекслы йөзү буенча 400м һәм брасс буенча 200м дистанцияләрдә көмеш призер булды.
Николай Зуев 50 метрлы һәм 100 метрлы дистанцияләрдә аркада алтын медальгә ия булды.
Мультимедалистлар шулай ук Алексей Крутых, Арина Байкова һәм Анастасия Колпакова булды.
Алексей Крутых ирекле стиль белән 50 метрга йөзүдә җиңүче булды, ирекле стиль белән 100 метрга йөзүдә көмеш, комплекслы йөзү һәм брасс белән 100 метрга йөзүдә бронза медаль яулады.
Арина Байкова ирекле стиль белән 100 метрга йөзүдә алтын медаль яулады, 200 метрга аркада йөзүдә икенче булды һәм 50 метрга, 100 метрга аркада һәм 200 метрга ирекле стиль белән йөзүдә бронза отты.
Анастасия Колпакова 200 метрлы баттерфляй дистанциясендә җиңде, 200 метрлы ирекле стильдә көмеш медаль яулады, 400 метрлы һәм 800 метрлы ирекле стильдә өченче булды.
Моннан тыш чемпионат бүләкләрен яуладылар:
Ралина Гыйләҗева (1нче урын, 100м комплекслы йөзү), Ярослав Соколовский (1нче урын, 400м комплекслы йөзү), Ирина Злобина (1нче урын, 50м ирекле стиль), Светлана Богомолова (3нче урын, 200м аркада), Глеб Власов (3нче урын, 50м баттерфляй).
Эстафеталарда Татарстан командасы 3 медаль яулады:
1 урын - 4х50м комплекслы ир-атлар эстафетасында. Команда составына Артемий Макарчиков, Алексей Крутых, Глеб Власов һәм Алексей Мерзляков керде.
1 урын – ирекле стильдә 4х50м хатын-кызлар эстафетасында. Команда составына Анастасия Колпакова, Арина Байкова, Софья Рычкова һәм Динам Кирамова керде.
2 нче урын – 4х50м катнаш эстафетада ирекле стильдә. Команда составына Алексей Крутых, Реналь Нәҗипов, Дарья Любишина һәм Динә Кирамова керде.
Идел буе федераль округы беренчелеге нәтиҗәләре белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була.