Екатеринбургта 27 октябрьдә бодибилдинг буенча 36 нчы Россия чемпионаты тәмамланды. Пляж бодибилдингы буенча ил чемпионы исеменә Казан вәкиле Рөстәм Солтанов лаек булды.
Шулар белән бергә Татарстан егете атлетика бодибилдингында көмеш һәм фитнес-парлар арасында бронза алды.
Екатеринбургтагы ярышларга өч атна кала ТР атлеты Санкт-Петербург чемпионатында шундый ук нәтиҗәгә иреште.