Әлмәттә өстәл теннисы буенча иң көчле медицина хезмәткәрен ачыкладылар

2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
Әлмәттә медицина хезмәткәрләре чираттагы тапкыр спорт белән ничек дус булуларын күрсәтте. Өстәл теннисында 11 дәвалау-профилактика учреждениесеннән 25 хезмәткәр катнашты.
Ир-атлар арасында беренче урынны стоматология поликлиникасының теш технигы Шөһрәт Урманов, хатын-кызлардан шулай ук әлеге учреждениенең теш табибәсе Екатерина Каба алды. Команда җиңүе дә, әлбәттә инде, аларда булды, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International