Азнакайда ветераннар арасында йөзү буенча ярышлар узды

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

30 октябрьдә Азнакай шәһәренең «Дельфин» су-савыктыру комплексында Татарстан Республикасының Көньяк-Көнчыгыш ветераннары арасында йөзү буенча ярышлар узды. Турнир «спорт – тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.

Ярышларда 3әр кешедән торган 8 команда катнашты: Чирмешән, Азнакай, Ютазы, Бөгелмә, Алабуга, Сарман, Баулы, Әлмәт. Чарада катнашучыларны Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Роза Галиева, районның физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов, Азнакай һәм Әлмәт районнары ветераннар советы рәисләре Миләүшә Рәшитова һәм Владимир Яшанин сәламләде.

Йөзүләр ирекле стиль белән 50 метрлы дистанциядә узды, нәтиҗәләр ГТО нормативлары исәбенә керәчәк. Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

Хатын-кызлар арасында

1 урын-Альтнбаева Хафиза Зәкәр кызы (Әлмәт районы);

2 урын-Рәхмәтуллина Раушания Миңнесалих кызы (Азнакай районы);

3 урын-Рәхимҗанова Флера Мансур кызы (Чирмешән районы);

Ир-атлар арасында

1 урын - Маннапов Радик Миңнеразый улы (Әлмәт районы);

2 урын - Порман Александр Юрьевич (Бөгелмә районы)

3 урын-Гыйниятуллин Камил Явдатович (Әлмәт районы).

Команда зачеты

1 урын-Әлмәт районы;

2 урын-Бөгелмә районы;

3 урын-Азнакай районы.

Ярышлар тәмамланганнан соң ветераннар медальләр, грамоталар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнделәр. Шулай ук бәйрәм  ашы да оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International