Оренбургта 21-27 октябрьдә батутта сикерү буенча «Россия Шәхси Беренчелеге» узды. Ярышларда илнең төрле шәһәрләреннән яшь спортчылар катнашты.
Татарстанлылар турнирда 6 медаль яуладылар.
Ярыш нәтиҗәләре:
Кызлар, 13-14 яшь категориясе: бронза — Котдусова Лия (Чаллы шәһәре).
13-14 яшьлекләр арасында бронза - Бәхтияров Тимур (Бөгелмә шәһәре).
Синхрон сикерү, 13-14 яшьлек егетләр: көмеш — Бәхтияров Тимур һәм Галимов Тимур (Бөгелмә шәһәре).
Кызлар, 9-10 яшь категориясе, акробатик юл: серебро — Абрамова Вероника (Әлмәт шәһәре).
Кызлар, 13-14 яшь категориясе, акробатик юл: көмеш — Вәлиева Лия (Яр Чаллы шәһәре), бронза — Ивлева Софья (Яр Чаллы шәһәре).