21 октябрьдә Югары белем бирү программалары буенча укучылар өчен «Татарстан Республикасының Ел студенты — 2024»XX Республика премиясенә гариза бирү кампаниясе старт алды. Премия 2005 елдан бирле үткәрелә һәм ел саен актив гражданлык позициясе булган 500дән артык студентны җыя. Ул Татарстан Республикасының югары белем бирү программалары буенча белем алучы, фән, иҗат, спорт, медиа, яшьләр сәясәте, эшкуарлык, студентлар лидерлыгы, иҗтимагый эшчәнлек һәм иреклеләр өлкәсендә аерым казанышларга ия булган талантлы студентларны ачыклауга, аларга ярдәм итүгә һәм бүләкләүгә юнәлдерелгән. Премия гамәлдә булган ике дистә ел эчендә 351 җиңүче ачыкланган, бу әлеге вакыйганың республика яшьләре өчен әһәмиятен һәм масштабын ассызыклый.
Премиядә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары белем бирү мәгариф оешмаларының көндезге уку рәвешендәге югары белем бирү программалары буенча 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге укучылар, шулай ук алардан торган коллективлар, берләшмәләр яисә оешмалар катнаша ала.
2024 елда Конкурс дүрт этапта уздырыла:
Премия 20 номинация буенча уза: «Елның студентлар үзидарәсе органы», «Елның студентлар оешмасы», «Елның студентлар иҗат коллективы», «Елның студентлар медиасы», «Елның студентлар проекты», «Елның студентлар спорт оешмасы», «Елның тулай торагы студентлар советы», «Елның студентлар фәнни оешмасы», «Елның патриотик берләшмәсе», «Ел стартабы», «Ел старостасы», «Ел интеллекты», «Елның иҗади шәхесе», «Ел спортчысы», «Ел Медиачысы», «Ел чит ил студенты», «Ел ирекле/волонтеры», «Ел җәмәгатьчесе», «Ел ИТ-ачышы», «Ел студенты Гран-при».
2011 елдан Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов тарафыннан «Татарстан Республикасының Ел студенты «Гран-при номинациясендә җиңгән өчен төп приз – "Алгарыш" программасы буенча дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу гамәлгә куелды. 2023 елда «Гран-при» номинациясендә җиңүче исеменә Казан дәүләт энергетика университеты студенты Гүзәл Газетдинова лаек булды.
Премия экспертлары: Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Рыбакова Людмила Николаевна, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Садыйков Ринат Наиль улы, «Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләре директорлары Советы» коммерцияле булмаган партнерлык рәисе Җәләлова Анфиса Григорьевна, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Г. Баксиков Рәсим Рәшид улы — Россия Федерациясе Герое, Бариев Динар Раил улы - «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге әгъзасы, VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы беренчеләре хәрәкәтенең Казан җирле бүлеге җитәкчесе һәм башкалар.
Премияне Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы»төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.