2025 елда җиңел атлетика буенча Россиянең җәйге чемпионаты Казанда узачак

2024 елның 1 ноябре, җомга

Казан 2025 елда җиңел атлетика буенча җәйге Россия чемпионатын уздыру урыны булачак. 

"31 октябрьдә ВФЛА башкарма комитеты 2025 елга төбәкара, Бөтенроссия һәм халыкара ярышларның бердәм календарь планын раслады. Россиянең җәйге чемпионаты Казанда узачак", - дип хәбәр иттеләр федерациядә.

Казаннан тыш, сезонның төп җиңел атлетика стартын уздыруга Чабаксар дәгъва итте.

Татарстан башкаласы соңгы тапкыр җиңел атлетика буенча Россия чемпионатын 2018 елда кабул итте. Июнь аенда Казанда БРИКС уеннары узды, аларның программасына җиңел атлетика турниры да керде.

2025 елның җәйге Россия чемпионаты 7-10 август көннәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International