«Идел» физкультура-спорт җәмгыяте инструктор-методисты дартс буенча халыкара турнирда җиңде

2024 елның 1 ноябре, җомга

25-27 октябрьдә Могилевта дартс буенча «BELARUS Open 2024»халыкара турниры узды. Ярышларда Россиядән һәм Белоруссиядән якынча 40 спортчы катнашты.

Татарстан Республикасыннан турнирда «Идел» физкультура-спорт җәмгыяте инструктор-методисты Юлия Петюкова чыгыш ясады. Кыз хатын-кызлар арасында шәхси разрядта алтын медаль яулады. Финалда ул спорт төре буенча Россиянең иң яхшы спортчылары сигезлегенә кергән Елена Матросны узып китте.

Юлия сүзләренчә, ул турнирга бик тырышып әзерләнгән һәм  нәтиҗәсенә бик шат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International