Алдан шәһәрендә «Селигдар Кубогы»на чаңгы узышлары буенча турнир дәвам итә. Классик стильдәге спринтта кабат Татарстан спортчылары турнир призерлары булды.
Хатын-кызлар ярышында Лидия Горбунова җиңүче булды. Кыз Беларуссиядән көндәшләре Анна Королева һәм Анна Мачехинаны узып китте. Татарстан чаңгычылары Алеся Рушенцева һәм Арина Перевозчикова 4 нче һәм 5 нче урыннарны алдылар.
Ир-атлар ярышында көмеш призер Иван Горбунов булды. Спортчы Владимир Рыбкинны (Якутия) узып китте, ләкин Илья Семиковка (Коми Республикасы) оттырды. Дистанциядә 6 нчы урында Сергей Забалуев финишка килде.