Казанның Спорт сараенда фигуралы шуу буенча Россия Гран-присының 2 этабы тәмамланды. Парлы ярышта Татарстан фигуралы шуучысы призер булды.
Елизавета Осокина Артем Грицаенко белән парда кыска һәм ирекле программалар суммасы буенча 206,1 балл җыйды, бу аларга турнирда 2 урын алырга мөмкинлек бирде. Җиңүне Александра Бойкова һәм Дмитрий Козловский парлары яулады.