Татарстан Республикасы командалары чирәмдәге хоккей буенча «Идел көзе»Бөтенроссия турнирының бөтен пьедесталын яуладылар

2024 елның 4 ноябре, дүшәмбе

«Маяк» спорт комплексында чирәмдәге хоккей буенча 2013 елда туган һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында «Идел көзе»ачык Бөтенроссия турнирында җиңүчеләр ачыкланды.

Өч көн дәвамында иң көчле җиде команда иң яхшылар исеме өчен көрәште. Татарстан, Екатеринбург, Пермь һәм Азов хоккейчылары көч, җитезлек һәм талант күрсәтеп, беренче класслы уен күрсәттеләр. Соңгы минутларга кадәр призлы урыннарны урнаштыруда интрига сакланды. Әмма нәтиҗәдә Татарстан спортчылары көндәшләренә шанслар калдырмады.

14 нче лицей укучысы, Яшел Үзән егете Тимур Бектемиров бер уен да оттырмыйча, 2013 елгы республика җыелма командасы берсүзсез чемпион булды. Егет турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды. Турнирның иң яхшы һөҗүмчесе шулай ук әлеге мәктәп укучысы Әмир Сабиров булды.

Җитди көрәштә 2014 елда туган Татарстан командасы "көмеш " яулады.

"Малайлар ахыргача көрәштеләр. Призлы урыннар өчен уен ачык һәм күрсәткеч булды. 15 катнашучының өчесе генә Казаннан, калганнары  Зеленодольск шәһәреннән. Безнең команданың иң яхшы уенчысы дип Егор Егоров аталды, ул да 14 нче лицейда укый. Командама сугышчан рухы һәм шәп нәтиҗәсе өчен рәхмәт белдерәм!",- дип уртаклашты егетләрнең тренеры Тимур Мирасов.

Турнир таблицасында өченче урынны һәм бронза медальләрне «Динамо» РСШОР командасы яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International