Татарстан Республикасы каратистлары - «Дуслык кубогы»Бөтенроссия ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар

2024 елның 4 ноябре, дүшәмбе

1-4 ноябрьдә Тольяттида каратэ буенча «Дуслык кубогы» Бөтенроссия ярышлары узды.

Турнирда 40 төбәктән 8 яшьтән өлкәнрәк 1500 дән артык спортчы катнашты. Берничә авырлык категориясендә Татарстан Республикасы каратистлары призер булды:

Алтын медальләр:
Аделя Мөхәррамова, Даниил Данилов, Камилла Зәйнуллина, Звга Звягинцева, Азамат Хәкимов.

Көмеш медальләр: Диана Кәримова, Дарья Полушина, Таисия Андреева, Белла Зәкиева.

Бронза медальләр: Добрыня Зайцев, Артем Мөхәммәдов, Ангелина Филина, Милена Чеснокова, Егор Чеканов, Дамир Галимов, Инсаф Хуҗин, Эмиль Вәлиуллин, Вилдан Шәйдуллов, Камилла Габдрахманова, Хәдиҗә Хәсәнова.

Команда ярышларында:
Алтын медальләр: Милена Чеснокова.
Көмеш медальләр: Егор Чеканов, Азамат Хәкимов, Артур Исәншин.
Бронза медальләр: Карина Хәмидуллина, Эмилия Вильданова, Анна-Алексия Семенова, Артур Бикбов, Андрей Аксенов Гордий Якунин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гомумкоманда зачетында Татарстан Республикасы җыелма командасы 2 нче урынны алды.

Спортчыларны тренерлар И.И. Шагин һәм К. В. Бикбова Әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International