Казанда Суга сикерү буенча Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы халыкара турниры тәмамланды. Ярышларның 2 көне йомгаклары буенча Татарстан спортчылары төрле дәрәҗәдәге 3 медаль яуладылар.
Ир-атлар арасында 3 метрлы трамплинда Никита Шлейхер җиңүче булды. 481,95 балл нәтиҗәсе белән ул Вячеслав Качанов һәм Илья Молчановны 70 баллга узып китте.
Юниорлар арасында «В» төркемендә шулай ук 3 метрлы трамплинда 398,6 очко нәтиҗәсе белән Александр Колесников бронза медаль иясе булды.
Юниорлар арасында синхрон сикерүдә шулай ук Татарстаннан Әмирә Кужахмедова һәм Амалия Баһаветдинова бронза медальгә лаек булдылар. Аларның нәтиҗәсе 229,32 балл.