2 ноябрь көнне «Ак Барс» Көрәш Сараенда сумо буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узды.
Турнирда Россиянең 4 төбәгеннән 100 дән артык спортчы катнашты. Татарстан Республикасы спортчылары төрле дәрәҗәдәге 100 дән артык медаль яулады: 27 алтын, 29 көмеш һәм 47 бронза медалләр.