Фигуралы шуу буенча мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр фигуралы шуу буенча Россия Гран-При этабында Спорт музеенда булдылар

2024 елның 6 ноябре, чәршәмбе

3 ноябрьдә Спорт сарае музеенда спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре өчен тимераякта фигуралы шуу буенча экскурсия булды. Музейда яшь фигуристларны Татарстан Республикасында спорт тарихы, әйдәп баручы спортчылар, Олимпия уеннарында катнашучылар белән таныштырдылар.

Экскурсия тәмамланганнан соң спортчыларны якынлашып килүче Халыклар бердәмлеге көне белән котладылар һәм бүләкләрне югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин һәм ТР фигуралы шуу федерациясе президенты Лирон Латыйпов тапшырдылар. Шулай ук экскурсиядә катнашучылар атказанган спорт мастеры Алексей Тихоновтан автограф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International