Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Очрашуда Татарстанда теннис үсеше һәм теннис спорты инфраструктурасын камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстанда теннис белән 3,3 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Республиканың спорт мәктәпләрендә әлеге спорт төре буенча 4 бүлек ачылган (Казан, Әлмәт, Алабуга, Яр Чаллы шәһәрләрендә), аларда 304 кеше шөгыльләнә. Тренировка процессын 14 тренер башкара. 65 спортчы спорт разрядларына һәм исемнәргә ия. 2024 елда Татарстан Республикасыннан Россия җыелма командасы әгъзалары булып 21 спортчы санала.
Ел саен республика территориясендә теннис буенча 40 ка якын рәсми турнир (муниципаль, төбәк, бөтенроссия, халыкара) үткәрелә.
Татарстан теннисы тарихында беренче тапкыр 2024 елның 9 ае йомгаклары буенча Татарстан Россиядән читтә откан халыкара турнирлар саны буенча 3 нче урынны (Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән кала) били. Спортчылар 65 турнир җиңүе яулады.