Идел буе студентлары халыкара тренерлык категориясен алачаклар

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Идел буе студентлары "С-УЕФА" "Халыкара категорияле Футбол буенча Тренер " программасын өйрәнә башладылар. Мондый мөмкинлекне футбол һәм хоккей теориясе һәм методикасы кафедрасы Россия футбол союзы белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә алды.

Укулар бишенче ноябрьдә башланды. Программа 66 сәгать көндезге укуны үз эченә ала, ә аннан соң студентлар «С- УЕФА»халыкара категорияле тренер лицензиясен алачак. Категория тренерлар белеменең башлангыч баскычы булып тора һәм массакүләм футбол дәрәҗәсендә эшләүче белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән.

"Футбол һәм хоккей теориясе һәм методикасы кафедрасы өчен бу студентларны укыту планында мөһим этап. Курска футбол белгечлегенең дүртенче курс студентлары һәм безнең кафедраны тәмамлаган магистрантлар тәкъдим ителгән, - дип уртаклашты кафедра мөдире Валерий Поканинов. - Шул максаттан без РФСка кафедраның өч укытучысын укырга җибәрдек. Ике сессия узгач, алар тиешле сертификация алдылар".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International