Салават шәһәрендә (Башкортстан Республикасы) 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында яшь хоккейчыларның «Алтын алка 3х3» Бөтенроссия ярышлары тәмамланды.Турнир ел саен «Спорт-тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
1 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Башкортстан бозында бөтен илдән катнашучылар очрашты. Турнирда 32 команда – 320дән артык яшь хоккейчы һәм 32 тренер катнашты. 144 хоккей матчы уйналды; 890 гол кертелде!
Турнирда катнашкан Татарстанның «Девон» командасы көмеш медальләргә ия булды. Финалда алар Калининград өлкәсеннән «Феникс» хоккей клубына оттырды. Турнирның бронза медальләре-Новосибирск өлкәсеннән «Штурма» хоккейчылары.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Лениногорскидан килгән «Нефтяник» командасы – 5 нче, «Тимерхан» (ТР) – 9 нчы, «Нефтяник» (Баулы) – 13 нче, «Барс» (ТР), «Армада» (ТР) – 21 нче, «Лачын» (ТР) - 23 нче урын алды.
Исегезгә төшерәбез, "Алтын алка 3х3" ел саен Россия спорт министрлыгы һәм "Алтын алка" континенталь балалар хоккей лигасы ярдәмендә яшь буенча дүрт категориядә уза. 26 ноябрьдән Башкортстан Республикасында 2007-2008 елгы командалар «Алтын 3х3 алка» чемпионы исеме өчен көрәшкә керешәчәк, 3 декабрьдән 2009-2010 һәм 2013-2014 елгы яшь хоккейчылар Еентуки шәһәренә киләчәк.