Mad Wave Challenge йөзү буенча Бөтенроссия ярышларының йомгаклау этабы 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр Идел буе университетының «Буревестник» бассейнында узды.
Ярышларның ун еллык тарихында беренче тапкыр төрле яшьтәге спортчылар катнашты. Өлкәннәр арасында Россия җыелма командасының гамәлдәге әгъзалары Светлана Чимрова, Дарья С.Устинова, Арина Суркова, Кирилл Пригода, Александр Щеголев, Александр Егоров бар иде.
Җиңүчеләрне бүләкләү Россиянең су спорт төрләре федерациясенең беренче вице‑президенты, дүрт тапкыр олимпия чемпионы Владимир Сальников катнашында узды.
"Безне, өлкән спортчыларны, әлеге турнирда катнашырга чакыруларына шатмын: оештыру һәм призлар искиткеч. Тагын берничә тапкыр катнаша алырбыз дип өметләнәм. Мондый стартлар үсеп килүче спортчылар өчен мөһим – бу көчләрне сынап карау һәм яңа казанышларга илһам алу мөмкинлеге. Мин ирексездән үземне кечкенә чакта искә төшерәм – "Буревестник" бассейнында мин балалар ярышларында катнаштым һәм берничә тапкыр Россия чемпионатлары алдыннан җыеннарда булдым», - дип уртаклашты Олимпия уеннарында катнашучы, Идел буе университеты магистранты Арина Суркова.
Нәтиҗәләр белән сылтама буенча танышырга була.