8 ноябрьдә Татарстан Республикасы спорт министрлыгының конференц-залында Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, федерация президенты Әмир Харисов һәм дәүләт хакимияте органнарыннан чакырылган затлар катнашында «Татарстан Республикасы акробатик рок-н-ролл һәм брейкинг Федерациясе» региональ иҗтимагый оешмасы әгъзаларының ачык гомуми җыелышы, шулай ук спортның өч төре: акробатик рок-н-ролл, брейкинг һәм бию спорты федерацияләрне берләштерү мәсьәләсе буенча узды.
Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов җыелышны ачты һәм бүләкләүләр уздырды. «Россиянең спорт мастеры» таныклыгын Владимир Александрович брейкинг буенча Россия Федерациясе җыелма командасы лидеры, Россия чемпионы, БРИКС илләренең спорт уеннары җиңүчесе, Европа чемпионы, Дөнья чемпионатының ике тапкыр көмеш призеры Нәҗип Миникаевка тапшырды. «Татарстан Республикасының физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» ведомство бүләге белән Татарстан Республикасы Бию спорты федерациясе президенты Николай Савинов бүләкләнде.
Киңәшмә барышында «Мактаулы вице-президент» һәм «Мактаулы әгъза»вазифалары билгеләнде. «Татарстан Республикасы акробатик рок-н-ролл һәм брейкинг Федерациясе» РООның мактаулы вице-президенты итеп Савинов Николай Николаевич сайланды. Федерациянең мактаулы әгъзалары булып өч спорт төренең һәркайсыннан бишәр вәкил – республиканың иң эре клублары җитәкчеләре, спорт төрләре буенча җыелма командаларның баш һәм өлкән тренерлары, шулай ук күренекле спортчылар танылды.
Аннары җыелышта катнашучылар федерациянең исемен үзгәртү мәсьәләсен карадылар һәм расладылар, Яңа тулы исеме: «Татарстан Республикасы Бию спорты, брейкинг һәм акробатик рок-н-ролл федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы («ТР ФТСБАРР»РОО).