Татарстан спортчылары Russian Open Breaking Championships җиңүчеләре һәм призерлары булдылар

2024 елның 4 ноябре, дүшәмбе

1-3 ноябрьдә Мәскәүдә Russian Open Breaking Championships (ROBC) брейкинг буенча эре халыкара ярышлар узды. Россия спорт Министрлыгының бердәм календарь планында ярышларга дөнья чемпионаты статусы бирелде.

Ярышларда 30 илдән 2 мең спортчы катнашты. Татарстан Республикасы җыелма командасы 6 медаль яулады: бер алтын һәм биш көмеш.

19 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар арасында соло номинациясендә Нәҗип Миникаев (b-boy ZipRock) икенче булды. Иң көчле спортчылар дүртлеген Казанның икенче спортчысы - Руслан Фәйзрахманов (b-boy FootRockets) йомгаклады.

Тагын бер көмешне Нәҗип Original People Казан командасы составында команда ярышларында яулады. Команда өчен шулай ук Руслан Фәйзрахманов (b-boy FootRockets), Евгений Первушкин (b-boy Cheerito), Павел Мухин (b-boy Muha) һәм Александр Ганачьян (b-boy Gun) чыгыш ясады. 

«10-12 яшьлек егетләр» номинациясендә Урал Уразаев (b-boy Ural) көмеш медаль яулады. 10-15 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында команда ярышларында «Street Tribe»командасы өчен чыгыш ясаган Казан спортчысы Әнсар Сәйфетдинов (b - boy SaiFoots) икенче булды.

«3 styles: Toprock, Footwork, Powermove» бәйгесендә алтынны Руслан Фәйзрахманов (b-boy FootRockets) яулады. «Укучы+укытучы» бәйгесендә Татарстан Республикасы җыелма командасының баш тренеры, «Original People» Казан брейкинг мәктәбе җитәкчесе Александр Шаталов (b-boy Can) һәм аның укучысы Закиров Кәрим (b-boy Karim)көмеш медаль алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International