1-10 ноябрь көннәрендә Алания шәһәрендә (Төркия) ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында рус шашкасы буенча Дөнья кубогы һәм Беренчелеге узды. Ике турнирда да 15 илдән 200дән артык шашкачы катнашты.
Р.Г.Нежметдинова исемендәге Республика спорт мәктәбе вәкилләре ярышларда 2 медаль яулады.
Дөнья беренчелегендә спорт мастеры Максим Волков көмеш медаль яулады. Тиз программада спортчы 14 мөмкинлектән 11 очко җыйды.
Дөнья Кубогында көмешне РСШОР тренеры, Халыкара гроссмейстер Дмитрий Цинман яулады. Швейцария системасы буенча 11 турда Дмитрий мөмкин булган 22 очкодан 15 очко җыйды.