10 ноябрьдә Ульяновск шәһәрендә РСФСРның Атказанган тренеры Виктор Орешкин истәлегенә җиңел атлетика буенча төбәкара ярышлар тәмамланды.
Ярышларда 2007-2008 һәм 2009-2010 елларда туган егетләр һәм кызлар катнашты. Призларда - "Тасма"ФСО спортчылары.
Татарстан җиңел атлетлары өчле сикерүдә 3 медаль яулады. 10м 87 см нәтиҗәсе белән Регина Макарова һәм 12м 33 см нәтиҗәсе белән Дамир Тарасов җиңүче булдылар.11м 65 см нәтиҗәсе белән Владислав Ященков бронза медаль яулады.
Спортчыларның тренерлары-В.А. Савельева һәм Д. А. Мейснер.