Казанда эстетик гимнастика буенча "Элегия" Бөтенроссия спорт ярышлары узды

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

8-10 ноябрь көннәрендә Казанда «Гимнастика үзәге» федераль спорт үзәге базасында эстетик гимнастика буенча «Элегия» дип аталган Бөтенроссия спорт ярышлары узды. Турнир илнең 24 төбәгеннән 500дән артык спортчы кызны җыйды, алар 50дән артык команда составында көч сынашты.

Спортчыларны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, Бөтенроссия эстетик гимнастика федерациясе вице-президенты, эстетик гимнастика буенча Россия спорт җыелма командасының баш тренеры Полина Ночевнова, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты идарәсе башлыгы урынбасары Фәрит Әхмәдуллин котлады. Мөхтәрәм кунаклар яшь спортчыларга мондый матур спорт төрендә яңа уңышлар һәм казанышлар теләделәр.

Ярышлар, Россия гимнасткаларының осталыгын һәм талантын күрсәтеп, чын матурлык һәм Грация бәйрәменә әверелде.

Бөтенроссия ярышлары нәтиҗәләре:

«10-12 яшьлек кызлар» яшь категориясе:

1 урын ‒ "ИМПЕРИЯ КРИСТАЛЛ", Чиләбе өлкәсе

2 урын - "АСТОРИЯ АККОРД", Татарстан Республикасы

3 урын - "МАДОННА ЛЕЯ", Мәскәү ш. һәм "АНЛЕР", Мәскәү ш.

«12-14 яшьлек кызлар»яшь категориясе:

1 урын - "НИКА", Мәскәү өлкәсе

2 урын - "АСТОРИЯ ПРИМА", Татарстан Республикасы

3 урын - "СОНЕТ СОЗВЕЗДИЕ«, Мәскәү өлкәсе; "ЛЕГЕНДА", Свердловск өлкәсе, "АВАНГАРД", Воронеж өлкәсе

«14-16 яшьлек юниоркалар»яшь категориясе:

1 урын - "МАДОННА МАНИФИК", Мәскәү шәһәре

2 урын ‒ "РОКСЭТ ЦИРКОН", Тула өлкәсе

3 урын ‒ "АСТОРИЯ АСТАРТА", Татарстан Республикасы;"ГАРМОНИЯ  ОЛИМП", Смоленск өлкәсе;" ИМПЕРИЯ", Чиләбе өлкәсе

«Хатын-кызлар» яшь категориясе:

1 урын ‒ "СУРА", Пенза өлкәсе

2 урын ‒ "РОКСЭТ АГАТ», Тула өлкәсе

3 урын - "ГАРМОНИЯ ТРИУМФ", Смоленск өлкәсе.      

Бөтенроссия эстетик гимнастика федерациясе ярышларны оештырган һәм уздырган өчен Россия Федерациясе Спорт министрлыгына, «ЦСП» ФГБУ, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгына, «Татарстан Республикасы эстетик гимнастика федерациясе» төбәк иҗтимагый физкультура оешмасына, «Гимнастика үзәге» ФСТ җитәкчелегенә рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International