7-11 ноябрь көннәрендә Омскида 13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча Россия шәхси-команда беренчелеге узды.
Турнир финалында татарстанлылар Санкт-Петербург командасын 3:1 исәбе белән җиңеп, пьедесталның иң югары баскычын яуладылар.
Шәхси зачетта Вәлиуллин Вильдан һәм Ксенофонтова Ангелина абсолют чемпион булдылар. Моннан тыш, беренчелек призерлары: Аделина Шакирова (1 урын), Дарья Белова (2 урын), Аделия Исмәгыйлева (2 урын).