Татарстанның динамочылары Кабарда-Балкариядән туган якларына 3 медаль алып кайтачак

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

    ВТФ тхэквондо буенча Россия чемпионаты Кабарда-Балкария башкаласы Нальчикта тәмамланды, анда 5-10 ноябрьдә илнең 44 төбәгеннән 400 дән артык спортчы көч сынашты.

     74 кг га кадәр авырлык категориясендә Россия чемпионатының көмеш призеры Мөслим Ахтаев булды. Бронза медальләрне 58 кг га кадәрге Сергей Кирсанов һәм 80 кг га кадәрге Эмиль Алиев яулады.

"Спортчыларны һәм тренерларны әлеге җиңүләре белән котлыйм. Татарстан тхэквондистлары республиканы һәм Татарстан Республикасы „Динамо“ ФСОны Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге турнирларда лаеклы тәкъдим итүләрен дәвам итәләр», — дип билгеләп үтте Россия тхэквондо берлеге вице-президенты һәм Татарстан Тхэквондо федерациясе президенты Рәфис Мусин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International