12 ноябрьдә Казанда хокук саклау органнары ветераннары арасында милиция генерал-лейтенанты Салих Япеев истәлегенә багышланган Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Кубогына волейбол буенча XIX Бөтенроссия турниры старт алды. «Динамо» спорт комплексы мәйданчыгында ел саен уздырыла торган ярышларга Ульяновск, Самара, Калуга, Киров өлкәләреннән, Башкортостан Республикаларыннан, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл, Татарстан һәм Таҗикстан Республикаларыннан 10 команда җыелды.
Катнашучыларны ачылыш тантанасының мәртәбәле кунаклары сәламләде: ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча Эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының КЮИ МВД башлыгы Фоат Зиннуров, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов һәм башкалар.
Әсгать Әхмәт улы республика җитәкчелеге исеменнән спортчыларны җылы сәламләде һәм Казанга килеп, ярышларда катнашу мөмкинлеге тапканнары өчен рәхмәт белдерде:
"Мин сезнең барыгызны да Татарстан җирендә, республика башкаласы Казанда – Россия Федерациясенең спорт, Волейбол башкаласында күрүемә шатмын. Безнең өчен, спорт ветераннары өчен, бу турнир спорт бәйрәме генә түгел, ә волейбол федерациясе бәйрәме, Динамо хәрәкәте бәйрәме дә. Мин бу бәйрәмне безнең белән бүлешергә килгән барлык кешеләргә рәхмәт белдерәм».
Турнир 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Беренче ярыш көне йомгаклары буенча командаларның хәле түбәндәгечә::
Беренче төркемдә Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы алда бара - ике команда да 2шәр җиңү яулады; Чуваш Республикасы бердәнбер җиңү яулады, Марй Эл Республикасы һәм Таҗикстан таблицаның соңгы юлларын били.
Икенче төркемдә Самара һәм Калуга өлкәләре лидер булды; 3 урында Башкортостан Республикасы урнашты, төркемчәләрне Киров һәм Ульяновск өлкәләре йомгаклый.
Бүген турнирда төркем этабы дәвам итәчәк, шуннан соң ярымфинал һәм стыковка матчлары билгеләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, волейбол министры Кубогы " Спорт – тормыш нормасы" федераль проекты "Демография" милли проекты максатларына туры китереп үткәрелә.