"Маяк" спорт комплексында чирәмдәге хоккей буенча "Идел көзе" турниры тәмамланды

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

8-10 ноябрьдә «Маяк» спорт комплексында (Зеленодольск шәһәре) 2013 елда туган һәм аннан кечерәк кызлар арасында чирәмдә хоккей буенча «Идел көзе» Бөтенроссия турниры тәмамланды.

Ярышларда Пермь, Барнаул, Волгодонск, Анапа, Ростов өлкәләреннән 9 команда катнашты. Татарстан Республикасыннан төбәк җыелма командасы һәм «Динамо» РСШОРның ике командасы катнашты.

3 көн дәвамында командалар призлы урыннар өчен көрәштеләр. Турнир медальләре яуладылар:
1 урын-Татарстан Республикасы җыелма командасы (тренерлары-Людмила Юшкова);
2 урын-"Динамо-1" РСШОР (Анастасия Чернова);
3 урын – Ростов өлкәсе җыелма командасы (Наталья Кадырова).
«Динамо-2» спорт мәктәбе турнирны 4 нче урында тәмамлады.

Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләүне тантананың дәрәҗәле кунаклары: Зеленодольск МР Башкарма комитетының спорт бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мария Петрова, чирәмдәге хоккей буенча 5 тапкыр Россия чемпионы Даяна Юшкова һәм чирәмдәге хоккей буенча 8 тапкыр Россия чемпионы Андрей Семенов башкарды.

Гомумкоманда зачетыннан тыш, истәлекле призлар белән индивидуаль номинацияләрдә уенчыларны бүләкләделәр:
Иң яхшы капкачы-Касымова Ралина («Динамо»-2 РСШОР);
Иң яхшы сакчы-Кириллова Дарья (Татарстан Республикасы җыелма командасы);
Иң яхшы ярымсакчы-Пузынина Маргарита (Ростов өлкәсе җыелмасы);
Иң яхшы һөҗүмче-Антонова Виктория (РСШОР "Динамо" -1);
Турнирның иң яшь уенчысы-Лузина Мария (Орленок);
Турнирның MVP - Сабитова Милана (Татарстан Республикасы җыелма командасы).

Бүләкләү ахырында һәр командада иң яхшы уенчыларны билгеләделәр. Татарстан командалары арасында алар булдылар:
 "Татарстан Республикасы җыелма командасы " - Карпеева Дарья;
"Динамо" -1 " РСШОР-Софья Минейчева;
"РСШОР" Динамо " -2 " - Титова Елизавета

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International