Татарстанда ГТО судьяларының квалификациясен күтәрү курслары старт алды

2024 елның 15 ноябре, җомга

13 ноябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында "ВФСК "ГТО "физкультура һәм спорт чараларының баш судьялар коллегиясенең һәм судьялар бригадаларының спорт судьяларын әзерләү" квалификация күтәрү курслары башланды.

Идел буе дәүләт физик культура университеты белән берлектә Татарстан республикасында ГТО региональ операторы оештырган курсны Татарстанның 17 районыннан 40 кеше, шулай ук Запорожье өлкәсе вәкилләре тыңлады.

Курслар программасына ГТО комплексы нигезләрен, җиңел атлетика, чаңгыда узышу, йөзү, спорт гимнастикасы, гер спорты һәм ядрә белән ату кебек спорт төрләре буенча таләпләрне һәм нормативларны өйрәнү кертелгән. Укулар тәмамлангач, катнашучылар алты спорт төре буенча өченче судья категориясен алачаклар һәм ГТО нормалары буенча тестлар үткәрә алачаклар.

Чараны Татарстан Республикасының «ГТО» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Эдуард Владимирович Иванов ачып җибәрде. Үз чыгышында спикер билгеләп үткәнчә:: 

"Судьяларның квалификациясен күтәрү ярышларны сыйфатлы уздыруны тәэмин итүдә һәм ГТО комплексы буенча тест үткәрүдә төп роль уйный. Безнең белгечләр массакүләм спорт үсешенә ярдәм итү һәм төрле яшьтәге гражданнарны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өчен югары дәрәҗәдә эшләргә әзер булырга тиеш"

Әйтергә кирәк, квалификация күтәрү курслары «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International