"ҮСЕНТЕЛӘР" халыкара форумы Россия һәм Кытайның яшь шахматчыларын берләштерде

2024 елның 16 ноябре, шимбә

Казанда узган «ҮСЕНТЕЛӘР: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумында Россия һәм Кытайның тугандаш шәһәрләре һәм партнер шәһәрләре командалары арасында икенче иптәшләрчә шахмат турниры узды.

Турнирда Россиянең һәм Кытайның 26 шәһәреннән 159 яшь спортчы катнашты. Командалар 20 яшькә кадәрге алты катнашучыдан, ким дигәндә бер кызны да кертеп төзелде.

Ярышлар халыкара шахмат федерациясе (ФИДЕ) кагыйдәләре буенча узды, анда һәр матч 90-120 минут дәвам итте. Турнир дустанә атмосферада узды, яшь шахматчылар үзләренең осталыкларын һәм стратегик фикер йөртә белүләрен күрсәтә алдылар.

Ярышлар йомгаклары буенча түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде:

Команда зачеты:
1 урын – Ханчжоу шәһәре командасы
2 урын – Волгоград шәһәре командасы
3 урын-Шэньчжэнь шәһәре командасы

Яшүсмерләр арасында шәхси зачет:
1 урын-Владимир Полковникян (Ростов-на-Дону)
2 урын-Константин Корниенко (Волгоград)
3 урын-Сюй Хаовэнь (Шэньчжэнь)

Кызлар арасында шәхси зачет:
1 урын - Журова Анна (Воронеж)
2 урын-Ву Шуан (Ханчжоу)
3 урын - Крупенько Полина (Красноярск)

 Ярышлар тәмамлангач, барлык җиңүчеләр һәм катнашучылар истәлекле дипломнар һәм сертификатлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International