Татарстан йөзүчесе Алексей Крутых Студент яшьләр арасында Союздаш дәүләт спартакиадасында уңышлы чыгыш ясады.
Белоруссияне немец-фашист илбасарларыннан азат итүнең 80 еллыгына багышланган йөзү турниры 17 ноябрьдә Брест шәһәрендә тәмамланды.
Шәхси зачетта тренер Максим Дедловскийның тәрбияләнүчесе 3 алтын медаль яулады: ирекле стиль белән 50 метрга (22.14), брасс белән 50 метрга (27.77), комплекслы йөзү белән 100 метрга (54.27).
Шулай ук Алексей үз командасы белән катнаш эстафетада 4=50 м ирекле стильдә (21.57-2 этап) җиңде.
Алексей крутых Ргуфксит җыелмасы составында гомумкоманда беренчелегендә бишенче алтынны отты.