Татарстан чаңгычылары "Хакасия кубогы" Бөтенроссия ярышларында призлы урыннар алдылар

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

«Хакасия кубогы» Бөтенроссия чаңгы турниры бу көннәрдә шул ук исемдәге республикада – Вершина Тёи бистәсендә уза. 18 ноябрь иртәсендә ярышларда ирекле стиль белән спринтта медальләр уйнаттык.

Татарстан чаңгычылары Иван Горбунов һәм Денис Филимонов ярышларда алтын һәм көмеш медальләр яуладылар. Иван 3:07,79 нәтиҗәсе белән зачетта җиңүче булды. Яр Чаллы егете Денис Филимонов аңа нибары 0,31 секундка гына калышты (3: 08,10).

Хакасия Кубогы 19 ноябрьдә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында классик стильдәге узышлар белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International