Татарстан спортчылары суга сикерү буенча Бөтенроссия ярышларында 14 медаль яулады

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

11-15 ноябрьдә Воронежда «СССР һәм Россиянең атказанган тренеры Т.А. Стародубцевага багышланган ике тапкыр олимпия чемпионы Д. Саутин призларына» Бөтенроссия ярышлары узды.  Татарстан Республикасы командасы, төрле дәрәҗәдәге 14 медаль яулап, югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Кира Хәйруллина «трамплин 1 метр» һәм «трамплин 3 метр»дисциплиналарында җиңеп, ике алтын медаль иясе булды. Командага тагын ике алтын медальне Полина Соловьева китерде, ул трамплиннан 3 метрга сикерүдә һәм каланчадан беренче урынны алды.

Александр Колесников «трамплин 1 метр» дисциплинасында көмеш медаль, шулай ук өч метрлы трамплиннан сикерүдә бронза медаль яулады. Олеся Кругликова команда копилкасына каланчадан сикерүдә көмеш медаль өстәде. Амалия Баһаветдинова бер метрдан сикерүдә бронза, өч метрлы трамплиннан көмеш медальләр яулады. Көмеш медальләрне шулай ук командага Вера Полякова (вышка) һәм Егор Дмитриев (вышка) китерделәр. Бронза медальләрне Павел Истомин (каланча), шулай ук Самат Фәрзетдинов һәм Александр Колесников дуэты өч метрлы каланчадан синхрон сикерүдә яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International