2024 елның 18 ноябрендә Мәскәүдә Россия чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Антон Морозның Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов белән эшлекле очрашуы узды.
Очрашуда катнашучылар Россиядә чирәмдәге хоккейның барлык юнәлешләре буенча гомуми үсешенә һәм аны финанслауга бәйле мәсьәләләр, шулай ук Татарстанда спортның бу төрен үстерү буенча эш турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, сүз халыкара аренада популярлаштыру һәм Халыкара чирәмдәге хоккей федерацияләрен Россия Федерациясе территориясендә һәм аннан читтә Россия җыелма командасы катнашында уздырыла торган спорт чараларына җәлеп итү өчен чирәмдәге хоккей буенча яңа халыкара турнир булдыру турында барды.