Хакасиядә төбәк башлыгы призларына «Хакасия Кубогы» чаңгы ярышлары буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Ярышларның соңгы көнендә, 19 ноябрьдә, турнирда аерым старт белән классик стильдә узышлар узды; хатын – кызлар арасында – 5 км, ир-атлар арасында-10 км.
Хатын-кызлар ярышында Татарстан вәкиле Лидия Горбунова җиңү яулады, икенче урынны шулай ук Татарстан чаңгычысы Анастасия Фалеева алды.
Ир-атлар арасында көмеш медаль иясе Сергей Ардашев булды.
Исегезгә төшерәбез, беренче көнне ярышларның алтын-көмешен Иван Горбунов һәм Денис Филимонов алды.