Нәфис гимнастика буенча Татарстан Республикасы юниорлар җыелма командасы «Россия өметләре» бөтенроссия ярышларының финалында төркемле күнегүләрдә көмеш призер булды. Турнир Ульяновск шәһәрендә 15-24 ноябрь көннәрендә уза.
Республика командасы өчен Гафарова Сафина («Идел» ФСБ СШОР), Шәрәфетдинова Амелия, Вәлиуллина Камила (ТР ФХГ), Фриновская Кира, Гафиатуллина Динә («Хезмәт резервлары» ФСБ СШОР), Маслова Анастасия (ТР «Динамо» ФСО) чыгыш ясады. Команданың тренерлары-Назарова Елена, Борисова Лилия.
"Россия өметләр" бөтенроссия ярышлары елның иң мөһим стартларының берсе булып тора. Ел саен ярышларда илнең 70тән артык субъекты катнаша.