20-23 ноябрь көннәрендә Калининградта синхрон йөзү буенча Россия Кубогы уза. Турнирда катнашучылар арасында Россиянең 14 төбәгеннән 250дән артык спортчы, шул исәптән Татарстаннан синхрон йөзүчеләр бар.
Техник программа белән дуэтлар арасында турнирның көмеш медальләрен Амалия Белоглазова һәм Валерия Попова (ТР-1 командасы) яулады.Кызлар 278,666 балл җыйдылар.
Дисциплинада 1 һәм 3 урыннарны Санкт-Петербург дуэтлары алды.