15-18 ноябрьдә Калининградның «Юность» спорт комплексы матларында беренче тапкыр грек-рим һәм ирекле көрәш буенча Россия Кубогы (саңгыраулар спорты) узды. Анда Россия Федерациясенең 27 субъектыннан 90 га якын спортчы катнашты.
Грек-рим көрәше буенча ярышларда Россиянең 19 субъектыннан 40 спортчы катнашты. 130 кг авырлык категориясендә Татарстан көрәшчесе Ильяр Сафин җиңүче булды. Үз авырлыгында ул Кирилл Маркинны (Владимир һәм Тамбов өлкәләре), шулай ук Максим Ященконы (Сахалин өлкәсе) узып китте.