Кичә, 21 ноябрьдә, Санкт-Петербургта кыска суда йөзү буенча Россия чемпионаты старт алды. Россиянең су спорт төрләре федерациясе президенты Дмитрий Мазепин илнең иң көчле йөзүчеләрен сәламләгән тантаналы ачылыштан соң «Невская волна» йөзү бассейнында беренче медальләр уйнатылды.
ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 200 метрлы дистанциядә чемпионатның бронза медален комплекс Эдуард Вәлиәхмәтов яулаган. Ул 1.54, 8 секунд нәтиҗә күрсәтте. Алтын һәм көмешкә Илья Бородин (Брянск өлкәсе) һәм Алексей Сударев (Санкт-Петербург) ия булды.
Бүген турнирда тагын 6 комплект медаль уйнатылачак.