Чирәмдәге хоккей буенча Россия ир-атлар җыелма командасы Маскат шәһәренә килде.

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Маскат шәһәрендә 30 ноябрьдә безнең милли команда чирәмдәге хоккей буенча укыту-тренировка җыеннары үткәрәчәк.

Россия җыелмасын «Динамо-Ак Барс» КХТ (Казан) баш тренеры, Россиянең атказанган тренеры Араик Маргарян җитәкли. Аңа шулай ук Татарстан клубының тренерлар штабы составына кергән спорт мастеры Тимур Тимашков ярдәм итә.

Россия җыелма командасы составына Казанның 10 Динамо уенчысы чакырылган: капкачылар Иван Ожерельев һәм Андрей Серебряков, сакчылар Георгий Арусия, Евгений Артемов, ярымсакчылар Николай Янкун, Илфат Җамалетдинов, Денис Стариенко, Иван Луцевич, һөҗүмчеләр Павел Голубев һәм Алексей Соболевский.

УТМ кысаларында Россия хоккейчылары тренировкалар, Султанат Оман яшьләр һәм милли җыелмалары, шулай ук Пакистан яшьләр җыелмасы белән иптәшләрчә матчлар уздырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International