23 ноябрь көнне «Ихлас» мәчетендә мөселманнар өчен өстәл теннисы буенча турнир узды. Турнирда бөтен республикадан спортчылар катнашты. Спортчыларның катнашуы өчен мәчеткә даими рәвештә йөрү һәм көн саен биш тапкыр намаз уку мөһим шарт булган.
10 шәһәрдән: Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Сарман, Азнакай, Буа, Алабуга, Арча, Урыссу һәм Балтач шәһәрләреннән спортчылар килде. Һәр шәһәрне 3 спортчыдан торган команда тәкъдим итте. Ярышлар «Лениногорскнефть» нефть-газ табу идарәсенең спорт комплексында узды, шәхси һәм команда беренчелегенә йомгак ясалды. Мондый ярышлар беренче мәртәбә уздырыла, Лениногорск мөхтәсибәте тарафыннан Лениногорск администрациясе һәм «Татнефть» компаниясе ярдәмендә оештырылды.