Азнакайда ВФСК ГТО фестиваленең җәйге этабы тәмамланды

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Азнакайның "Чатыр тау арена" сында 2024 елда Татарстан Республикасының шәһәр һәм авыл җирлекләре хезмәт коллективлары арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге этабы узды.

Фестивальнең тантаналы ачылышы Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А. Х. Шәмсетдинов һәм спорт идарәсе җитәкчесе Р. Ф. Миңнеханов катнашында узды. 

Ярышларда Азнакай районының хезмәт коллективларыннан һәм авыл җирлекләреннән 34 командадан 370 кеше катнашты. Катнашучылар көч, чыдамлык һәм спорт рухы күрсәтеп, ГТО нормативларын үтәүдә көч сынаштылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестиваль һәркем өчен, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә ачык иде, алар шулай ук ярышларда катнаштылар һәм ГТО нормативларын уңышлы тапшырдылар.

Барлык командалар да зур энтузиазм һәм тырышлык күрсәттеләр, җиңү өчен көрәштеләр һәм команда очколарын җыйдылар. Фестиваль дәвамында бәйрәм һәм спорт дәрте атмосферасы хөкем сөрде.

Ярышлар йомгаклары буенча җиңүчеләр кыйммәтле призлар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Әмма җиңү-иң мөһиме түгел. Барлык катнашучылар да күңел күтәренкелеге, уңай хис-кичерешләр алдылар һәм Хезмәткә һәм оборонага әзер булуларын расладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International