Татарстан чаңгычылары Россия Кубогының I этабының беренче көннәрендә 6 медаль яулады

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

23 ноябрьдә Хакасия Республикасында чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының I этабы старт алды. Ярышларның ике көне йомгаклары буенча Татарстан чаңгычылары инде берничә тапкыр мактау пьедесталына күтәрелделәр:

Турнирның беренче көнендә классик стильдә 5 һәм 10 км га узышларда медальләр уйнатылды. Хатын-кызлар арасында 5 чакрымга Төмән өлкәсе һәм Мәскәү вәкилләрен узып, Лидия Горбунова җиңүче булды. 10 чакрым араны үткән ир-атлар арасында алтын медальгә Савелий Коростелев ия булды, бронза медальгә Иван Горбунов лаек булды.
Татарстанлылар Сергей Ардашев һәм Анастасия Фалеева медальләргә бер адымда гына тукталып, 4нче урынны алдылар.

24 ноябрьдә Кубок кысаларында ирекле стиль белән спринтта финал үтте. Биредә хатын – кызлар арасында-Анастасия Фалеева, ир-атлар арасында Денис Филимонов беренчелекне яулады. Савелий Коростелев бронза медальгә ия булды.

Турнир 26 ноябрьдә тәмамлана. Исегезгә төшерәбез, чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының V этабы Казанда 2025 елның 15-19 гыйнварында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International