19-25 ноябрь көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Орел шәһәрендә төрле стильле каратэ буенча дөнья чемпионаты һәм Беренчелеге, шулай ук Халыкара фестиваль узды. Ярышларда 28 илдән өч меңгә якын спортчы катнаша. Турнир чикләнгән контакт, тулы контакт һәм саклану чараларында тулы контакт дисциплиналарын үз эченә ала.
Россия җыелма командасы составында Буа спортчысы Данила Смирнов 16-17 яшьлекләр арасында команда кумитэсында көмеш медаль яулады. Бу Даниланың дөнья аренасында беренче җиңүе түгел инде: узган ел ул дөнья чемпионы булды!
Данила «Сапсан» хәрби сәнгать клубында тәҗрибәле тренерлар Андрей Смирнов һәм Руиза Сабитова җитәкчелегендә шөгыльләнә.