23 ноябрьдә төнлә Татарстан башкаласына Мәскәү өлкәсеннән коляскаларда баскетбол буенча Россиянең яңа чемпионнары - «Барс Канатлары» командасы кайтты.
Чемпионатның финал туры Парамоновода 19-23 ноябрь көннәрендә узды. Медальләр өчен көрәшне Мәскәү, Санкт-Петербург, ХМАО-Югра, Төмән һәм Ульяновск өлкәләреннән 6 команда алып барды.
Медальләргә бару юлында казанлылар барлык 5 матчта да отты, бу аларга команда тарихында беренче тапкыр чемпион титулын алырга мөмкинлек бирде.
Өйдә, аэропортта спортчыларны туганнары, якыннары һәм җанатарлары җылы каршы алды. Җиңүдән соң хисләре белән команданың баш тренеры Сергей Чистов уртаклашты:
«Без егетләр өчен, бигрәк тә команда оешканнан бирле бу җиңүгә таба баручылар өчен бик шат. Алар бу җиңүгә лаек! Әлбәттә, хәзер булган хәлне аңлыйбыз әле. Барысы да бик арыган, егетләр күптән өйдә булмаган, ләкин матч тәмамлангач күпләрнең күзләрендә яшь иде. Бу шатлык һәм бәхет мизгелен».
Алда команданың ял атнасы, ә аннары яңадан тренировкалар һәм җыеннар. Яңа сезонда команда Россия чемпионатында катнашачак, ул беренче тапкыр 4 турдан торачак. Аларның беренчесе 2025 елның 15 февралендә старт ала.