Быел шәһәр халкы өчен тимераякта шуу өчен 105 урын һәм 14 чаңгы трассасы оештырылачак.
Профессиональ спортчылар өчен «Нагорный» комплексы базасында 30 һәм 60 метр биеклектәге 2 трамплин, прокат пункты белән тау чаңгысы сөзәклеге, шулай ук Дербышкида Каенлыкта 2 һәм 5 км чаңгы трассасы эшләячәк.
Декабрьдә «Ак Барс Арена» стадионы янында, «Кара күл» паркында, Татарстан Республикасының төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверында, Җиңү паркында һәм Кремль яр буенда боз мәйданчыклары эшли башлаячак.
Бу сезонга шулай ук спортның 11 төре буенча 200дән артык спорт-массакүләм чаралар планлаштырылган.
Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр иткәнчә, һәр ял көннәрендә шәһәрдә чаңгы ярышлары узачак, барлыгы 39 старт планлаштырылган. Декабрьдә Үзәк стадионда Казан Кубогы өчен топ-спринт, ә гыйнварда чаңгы узышлары буенча Россия кубогының бишенче этабы узачак.
Шулай ук Казанда 8 февральдә «Россия чаңгы юлы» массакүләм ярышы, кышкы триатлон буенча чемпионат һәм биатлон буенча бөтенроссия ярышлары узачак. Хоккей сезоны 74 команда катнашында тугыз яшь төркемен үз эченә алачак, шулай ук «Алтын алка» Бөтенроссия турниры узачак.
Шәһәрнең боз мәйданчыкларында фигуралы шуу һәм тимераякта шуу буенча ярышлар планлаштырылган. Моннан тыш, карда волейбол уеннары, тимераякта һәм чаңгыда шуу буенча мастер-класслар көтелә.
"Бүген казанлыларны спорт белән шөгыльләнергә агитацияләү кирәкми. Күбесе чын-чынлап физкультура һәм спорт белән мавыга, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Бер генә шугалак та, бер генә чаңгы трассасы да буш калдырмаячак. Аларга өлкән буын – безнең «тормыш сөючеләр» кушылуы сөендерә. Өлкән яшьтәге кешеләрнең күбесе сериалларга түгел, ә актив тормышка өстенлек бирә. Без аларны паркларда, скверларда һәм урманнарда чаңгыда йөргәндә күрәбез», – дип билгеләде мэр Ильсур Метшин.